ТРЕК

Ильмира Нагимова - Ярат димим

Текст песни

Кирәк түгел, бетте диеп уйласам да,
Йөдәтәсең, искә тошеп син һаман да.
Теләсәм дә, берничек тә оныта алмыйм.
Сагынмаска кайдан гына көчләр табыйм?
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
Әллә инде әллә минем йөрәгемне
Гомерлеккә син үзеңә бәйләдең.
Күрешүләр булсалар да төштә генә,
Ярата алмыйм синнән бүтән беркемне дә!
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
Әйтмәсәң дә, белеп торам җавабыңны,
Минем өчен, миңа була алмавыңны.
Бәхет микән, әллә инде олы газап?
Өметсезгә яратуны булмый аңлап.
Ярат димим, көтмим, өметләнмим.
Хәлемне дә белмә, теләсәң.
Җитә миңа, син бәхетле булсаң,
Хисләремнән минем көлмәсәң.
У нас есть огромная коллекция песен в хорошем качестве, и вы можете слушать их онлайн или скачивать бесплатно. Выбирайте свой любимые трек Ильмира Нагимова - Ярат димим и отдыхайте под звуки отличной музыки и не забывайте делиться этим с друзьями! Мы гарантируем, что ваши уши будут так благодарны, что они начнут носить вас по всей комнате как два больших радужных щенка!