ТРЕК

Айдар Галимов - Аймылыш язмышлар

Текст песни

1).
Яшьлекнең язында, очраштык, таныштык
Табыштык ак коштай тиң ярлар.
Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык,
Аерды яшенле яңгырлар.

   КУШЫМТА
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.

2).
 Гөмерләр юлында очраштык без тагын,
Яшьлеккә бер адым, бер адым.
Әйтерсең үлчәдек, шул адым арасын
Син җиргә, мин күккә карадым.

 КУШЫМТА 
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.
3).
Җир белән күк кебек, якын без, ерак без 
Әйтерсең кояш бар арада.
Ул күктән елмаеп, ләйсәнле нур сибә,
Яшеннәр көйдергән ярага....

   КУШЫМТА
Аймылыш язмышлар, юлларда ялгышлар
син мине, мин сине тапмадым.
Ә уйлар гел бергә, гәм биреп гөмергә
Яшьлекнең назларын саклады.
У нас есть огромная коллекция песен в хорошем качестве, и вы можете слушать их онлайн или скачивать бесплатно. Выбирайте свой любимые трек Айдар Галимов - Аймылыш язмышлар и отдыхайте под звуки отличной музыки и не забывайте делиться этим с друзьями! Мы гарантируем, что ваши уши будут так благодарны, что они начнут носить вас по всей комнате как два больших радужных щенка!